Apresentado no

Créditos

INTERPRETAÇÃO
MC Каршы
Interpretação
COMPOSIÇÃO E LETRA
Александр Ключарев
Composição
Радиф Кашапов
Composição
PRODUÇÃO E ENGENHARIA
Радиф Кашапов
Produção

Letra

Кичен моңсу түгел, урамнардагы сагышны
Зифа Басыйрова тарата, яктырта караңгыны.
Рокыя Ибраһимова яңа җырлар тапкан,
безнең авылныкы, шәһри Казанныкы.
Монда мине беркем дә көтмәде,
җибәрмәде хатлар
иске йортлар ике катлы,
башкалары күпкатлылар.
Монда берәү башны вата, сак бул, башыңны ватырлар.
Акыллылар, акылсызлар, казанлылар.
Очкычларда, поезда килә уйланасы,
һәр кешенең бар үз тыныч җире, үз каласы,
минем һичбер дә килми тукталасы,
шәһәрләре чакыра, җылысы һәм майлысы.
үпкәләсәм дә, булса да әрнүләр,
мин сине калдырмам, көтеп торсын чит-ят җирләр.
син бик олы, мин әле яшь, тормышыңнын хикәясе,
аны сөйләп бетерергә вакыт җитмәс, һәм көләсе
килми, без мәңгегә, җирнең һәрбер ноктасында,
Лондонда, Мельбурнда, Нью-Йоркта, Чаллыда.
Кая гына барсам да, күңел һәрчак Казанда
Без синең белән бергә, Татарстан дулкынында
Written by: Александр Ключарев, Радиф Кашапов
instagramSharePathic_arrow_out