Слова

Җирдә булган байлыклар да Бар нәрсәдән дә кыйммәт Бәхетле әни иткәнгә Ходаема мең рәхмәт Мәгнәсе син яшәвемнең Син көчле бар тылсымнан Өметләремне аклар дип Көтәмен мин улымнан Йөрәгем улым дип тибә Сулышым улым дип сулый Күңелем баламны уйлый Җаным син дип сулкылдый Йөрәгем улым дип тибә Сулышым улым дип сулый Күңелем баламны уйлый Җаным син дип сулкылдый Кайларда гына булсам да Уйларым синең янда Баламнан да якын булган Юктыр башка җиһанда Һәрчак терәгең булырмын Ышан, улым, яныңда Мин дә мәңге яшь булырмын Син әни дип торганда Йөрәгем улым дип тибә Сулышым улым дип сулый Күңелем баламны уйлый Җаным син дип сулкылдый Йөрәгем улым дип тибә Сулышым улым дип сулый Күңелем баламны уйлый Җаным син дип сулкылдый Балам, улым, җан сулышым Исән генә бул, бәбкәм Йөрәгем аша уздырып Теләкләремне әйтәм Балакаем, улыкаем Үткен тешле, тырыш бул Ачык булсын ла синең юл Улкаем бәхетле бул Йөрәгем улым дип тибә Сулышым улым дип сулый Күңелем баламны уйлый Җаным син дип сулкылдый Йөрәгем улым дип тибә Сулышым улым дип сулый Күңелем баламны уйлый Җаным син дип сулкылдый
Writer(s): павлова гузелия нургалиевна Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out