Featured In

Credits

PERFORMING ARTISTS
Казан Егетларе
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Казан Егетларе
Songwriter

Lyrics

И туган тел и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән
И туган тел Һәрвакытта
Ярдәмең белән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым кайгым минем
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым кайгым минем
И туган тел Синдә булган
Иң элек кыйлган догам
Ярлыкагыл дип үзем һәм
Әткәм-әнкәмне Ходам
Ярлыкагыл дип үзем һәм
Әткәм-әнкәмне Ходам
Әткәм-әнкәмне Ходам
Written by: Казан Егетларе
instagramSharePathic_arrow_out