Music Video

Lyrics

Яшәүнең кадере югалган Җаннарга җансызлык уралган Яшибез мәңгегә килгәндәй Язмышның үзен дә җиңәрдәй Яшәүнең кадере кайларда Ни җитми мәгънәсен аңларга? Һәркемнең гомере бер мизгел Яшә син, яшәүнең кадерен бел! Яшәүнең кадере кайларда Ни җитми мәгънәсен аңларга? Һәркемнең гомере бер мизгел Яшә син, яшәүнең кадерен бел! Җаннар да, тәннәр дә яралы Җил йөри суытып араны Көнчелек бәгыръне кимерә Йөрәкләр әйләнде тимергә Яшәүнең кадере кайларда Ни җитми мәгънәсен аңларга? Һәркемнең гомере бер мизгел Яшә син, яшәүнең кадерен бел! Яшәүнең кадере кайларда Ни җитми мәгънәсен аңларга? Һәркемнең гомере бер мизгел Яшә син, яшәүнең кадерен бел! Нур сүнде бәхетле күзләрдә Мәгнә юк әйтелгән сүзләрдә Туганын белмиләр туганнар Бушады гөр килгән урамнар Яшәүнең кадере кайларда Ни җитми мәгънәсен аңларга? Һәркемнең гомере бер мизгел Яшә син, яшәүнең кадерен бел! Яшәүнең кадере кайларда Ни җитми мәгънәсен аңларга? Һәркемнең гомере бер мизгел Яшә син, яшәүнең кадерен бел! Һәркемнең гомере бер мизгел Яшә син, яшәүнең кадерен бел!
Writer(s): айгуль валиуллина, риваль хисматуллин Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out