album cover
Baryber
217
Pop
Baryber was released on April 26, 2024 by K3DERT Music as a part of the album Sizem - EP
album cover
Release DateApril 26, 2024
LabelK3DERT Music
Melodicness
Acousticness
Valence
Danceability
Energy
BPM160

Music Video

Music Video

Credits

PERFORMING ARTISTS
K3DERT
K3DERT
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Сабиров Наиль Айратович
Songwriter
Камалеев Рафаэль Харисович
Songwriter

Lyrics

Синең сүзләрең артык кыланам дип
Балачагым бетте, эш таба алмам дип
Тагын бер елым үтте
Тик акылым күбәймәде
Үз казанышларыңны күрсәтәсең
Синең сыман булырга дип әйтәсең
Киңәшләрең бик каты
Күптәннән инде арытты
Мин сиңа аңлатам яңадан, яңадан
Өйрәтмә мине, ничек дөрес яшәргә
Синең сүзләреңне яңадан, яңадан
Ишетмим
Йөрәгем гүзәлеккә омтыла
Кулларым зәңгәр күккә тартыла
Миңа барыбер, нәрсә минем уемда
Чөнки барысы да күңелем өчен ясала
Төнне озатып көнне каршы алам
Вакыт уза, тормыш алга бара
Шуннан нәрсә әйтсәң
Миңа барыбер, барыбер
Мин тик үз юлым белән барам
25тә өйлән
Тап татар уңган килен
Кызыл диплом алып һөнәрең буенча эшеңне көйлә
Ата-анаңның җилкәсендә җиткән сиңа яшәргә
Бу яшьтә табырга кирәк үзеңне, соң эзләргә
Кая хатының синең?
Кая фатирың синең?
Кайчан үсәсең, өйләнәсең?
Син туйдырдың мине
Мондый сорауларың белән
Бары башыма керми
Башкалар эшләгәнне мин эшләргә тиеш мени?
Мин сиңа аңлатам яңадан, яңадан
Өйрәтмә мине, ничек дөрес яшәргә
Синең сүзләреңне яңадан, яңадан
Ишетмим
Йөрәгем гүзәлеккә омтыла
Кулларым зәңгәр күккә тартыла
Миңа барыбер, нәрсә минем уемда
Чөнки барысы да күңелем өчен ясала
Төнне озатып көнне каршы алам
Вакыт уза, тормыш алга бара
Шуннан нәрсә әйтсәң
Миңа барыбер, барыбер
Мин тик үз юлым белән барам
Егерме биштә
Миңа унбиш кенә
Егерме биштә
Мин бәләкәч кенә
Егерме биштә
Миңа унбиш кенә
Егерме биштә...
Йөрәгем гүзәлеккә омтыла
Кулларым зәңгәр күккә тартыла
Миңа барыбер, нәрсә минем уемда
Чөнки барысы да күңелем өчен ясала
Балачага керә олы тормышка
Яшьтәшләр өйләнә, бала таба
Һәркемдә вакыт үзенчә бара
Миңа барыбер
Ә миңа баребер
Үз юлым белән барам
Written by: Камалеев Рафаэль Харисович, Сабиров Наиль Айратович
instagramSharePathic_arrow_out􀆄 copy􀐅􀋲

Loading...