歌词
Татарымның җаны синдә
Әй Казаным җырлы Казан
Күңел түрен эретердәй
Иркәлидер нурлы Азан
Кол Шәрифең Сөембикәң
Дәшмәсә дә барсын күрә
Мәгрур калам күп гасырлык
Ата бабам рухы синдә
Әй Казаным нурлы Казан
Җәннәтләргә тиңдер җирең
Мәңге яшә мәңге яшьнә
Татарстан татар илем
Иделеңнең кай ягы ким
Океан һәм диңгезләрдән
Халкың йомшак тәмле телле
Саналадыр изгеләрдән
Сине күргән тагын килә
Кунакчыллык синдә күркәм
Илләр дә күп җирләр дә күп
Юктыр тиңнәр сиңа бүтән
Әй Казаным нурлы Казан
Җәннәтләргә тиңдер җирең
Мәңге яшә мәңге яшьнә
Татарстан татар илем
Әй Казаным нурлы Казан
Җәннәтләргә тиңдер җирең
Мәңге яшә мәңге яшьнә
Татарстан татар илем
Мәңге яшә мәңге яшьнә
Татарстан татар илем
Written by: Миляуша Хайруллина