制作
出演艺人
Сирина Зайнутдинова
表演者
作曲和作词
Шайхразиев Дилюс Загирович
词曲作者
Сабирова Гульнара Ильясовна
词曲作者
歌词
Кай тарафка булды икән барыр юлым?
Сөю эзләп чыккан идем - син табылдың
Бар дөньямны якты нурың белән төреп
Күңелемдә кояш булып син кабындың
Исем китми: җил дуласын, купсын давыл
Болытларга качсын кояш, койсын яңгыр
Тик хисләргә, мәхәббәткә тап кунмасын
Син бит минем күңелемнең үз кояшы
Җан өшегән, йөрәк янган мизгелләр бар
Күңелләр дә тора кайчак каралырга
Тормыш җиле үзәкләргә үткән чакта
Синең нурың дәва минем яраларга
Бу җиһанда күпме өйгә кояш керми
Җир йөзендә бәргәләнгән җаннар йөри
Бар дөньяны аклык белән төрү өчен
Мин һәркемгә җан җылытыр кояш телим
Written by: Сабирова Гульнара Ильясовна, Шайхразиев Дилюс Загирович

