制作
出演艺人
Ильдус Садыков
表演者
作曲和作词
Ильдус Садыков
词曲作者
歌词
Алга Татарстан, эйдэ алга
Алга Татарстан, бары алга!
Син йөрәгем түрендә, мәңге балкы күңелдә
Алга Татарстан, эйдэ алга
Алга Татарстан, бары алга!
Йөрәгем синең белән, синең белән гел бергә!
Әгәр китсәм читләргә гел кайтамын ашкынып
Синең җирләрдә бары минем күңел ташкыны
Яшь йөрәкләр ялкыны, тиңсез кара алтыны!
Синдэ могжиза сыман кышларымнын салкыны
Бар өлкәдә алдынгы, күпмилләтле Татарстан
Бабай салган нигезнең ул көченә сокланам
Һәр күңелгә уелган Минниханов сүзләре
"Безнен татарларда артка бару юк, борылабыз да, алга"!
Алга Татарстан, эйдэ алга
Алга Татарстан, бары алга!
Син йөрәгем түрендә, мәңге балкы күңелдә
Алга Татарстан, эйдэ алга
Алга Татарстан, бары алга!
Йөрәгем синең белән, синең белән гел бергә!
Кабан күле ярында яшь йөрәкләр серләшә
Бауман урамы буйлап чибәр кызлар гөрләшә
Шүрәлесе яшәгән әкияти урманнар!
"Без булдырабыз" дилэр бу җирлектә туганнар!
Бар дөньяга таныштыр кызу һәм җитез "Ак барс"
Тиңнәр булмас галәмдә яшәсә Чаллы- "Камаз"
Илхам алам җиреңнән, син гаҗәеп бер роман
Татар каны мәңгелек, бары алга Татарстан
Алга Татарстан, эйдэ алга
Алга Татарстан, бары алга!
Син йөрәгем түрендә, мәңге балкы күңелдә
Алга Татарстан, эйдэ алга
Алга Татарстан, бары алга!
Йөрәгем синең белән, синең белән гел бергә!
Алга Татарстан
Алга Татарстан
Written by: Ильдус Садыков