制作
出演艺人
Дина Гарипова
表演者
Эльмира Калимуллина
表演者
Виктория Барс
表演者
作曲和作词
Рашитов Урал Камилович
作曲家
Рашитова Гульнара Сазитовна
词曲作者
歌词
Туган якка юл тотамын
Туган як, туган як
Иң гүзәл газиз якка
Туган як, туган як
Җир җиләкләре пешкән чак
Туган як, туган як
Ашыгам каенлыкка
Туган як, туган як
Талпына куңел, талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә
Чәчәкләрнең ниндие юк
Туган як, туган як
Хуш исле аллы-гөлле
Туган як, туган як
Бу якларга беркайда да
Туган як, туган як
Һич тиңнәр булмас төсле
Туган як, туган як
Талпына куңел, талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә
Диңгезләрне кичеп
Туган якка җиттем
Җилләрне лә уятмыйча
Кырлар аша үтеп мин
Газиз туган җиргә
Килдем баш ияргә
Йөрәгемнең тибеше
Җанымның бер өлеше монда
Талпына куңел, талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә
Тиз үрелеп өз генә
Тиз үрелеп өз генә
Written by: Рашитов Урал Камилович, Рашитова Гульнара Сазитовна

