收錄於

積分

演出藝人
Фарид Низамиев
演出者
詞曲
Фарид Низамиев
作曲

歌詞

Күзне ачтым иртән
Йокланмаган икән
Йокы керми күптән
Сине уйлап иркәм
Күзне ачтым иртән
Нишләп карыйм икән
Вакыт үтми күптән
Гашыйк иттең иркәм
Ай, күпме эзләдем
Өметне өзмәдем
Якынрак кил әле
Юк юк юк димәле
Ай күпме эзләдем
Өметне өзмәдем
Якынрак кил әле
Юк юк юк димәле
Гашыйк итте күзләр
Елмаюлы йөзләр
Бар кит дигән сүзләр
Йөрәк ничек түзәр?
Кыйгач кара кашлар
Ә йөрәге таштан
Тукта, кире какма
Әйдә, яңа баштан
Ай кура җиләге
Кагылма түз әле
Якынрак кил әле
Юк юк юк димәле
Ай кура җиләге
Кагылма түз әле
Якынрак кил әле
Юк юк юк – димәле
Ай кояш йөзләре
Алалмыйм күзләрне
Кабатлыйсың бары
Кагылма тимәле
Ай кояш йөзләре
Алалмыйм күзләрне
Кабатлыйсың бары
Кагылма тимәле
Ай кура җиләге
Кагылма түз әле
Якынрак кил әле
Юк юк юк – димәле
Ай кура җиләге
Кагылма түз әле
Якынрак кил әле
Юк юк юк димәле
Written by: Фарид Низамиев
instagramSharePathic_arrow_out