音樂影片

收錄於

積分

演出藝人
Ильшат Яппаров
Ильшат Яппаров
演出者
詞曲
Ильшат Яппаров
Ильшат Яппаров
詞曲創作

歌詞

Ай нуры күлгә төшсә,
Ак болыт күлдә йөзсә,
Йолдыз суда тибрәлсә -
Мине ислә!
Болытсыз яңгыр яуса,
Күбәләк килеп кунса,
Җил тәрәзәңә какса -
Мине ислә!
Мине син онытма,
Ислә бергенәм,
Хәтереңдә сакла
Кадерләп кенә!
Үзем генә белгән
Серле юл белән
Сиңа киләм.
Алланып таң атканда,
Кичен кояш батканда,
Һавада ай кал(ы)кканда -
Мине ислә!
Иртәсен дә, кичен дә
Мин булырмын исеңдә,
Күңелеңнең түрендә
Мәңгелеккә.
Мине син онытма,
Ислә бергенәм,
Хәтереңдә сакла
Кадерләп кенә!
Яшеренмә миннән
Барыбер табам,
Серең булам.
Written by: Ильшат Яппаров
instagramSharePathic_arrow_out