積分
演出藝人
Azat Gilmetdin
演出者
詞曲
Азат Гильмутдинов
作曲
Зөлфәт
詞曲創作
Ильяс Гафаров
詞曲創作
製作與工程團隊
Азат Гильмутдинов
製作人
歌詞
Бу – мин әйткән сүзләр түгел,
Алар – куе болыт –
Ява күрмәсен җаныңа
Язгы яңгыр булып.
Ява күрмәсен җаныңа
Язгы яңгыр булып.
Күтәрелмәсен керфегең
Мөлдерәмә тулып…
Болытларга карый күрмә –
Оныт мине, оныт!
Болытларга карый күрмә –
Оныт мине, оныт!
Танысаң, дәшәрсең миңа:
– Яу, яңгырым, яу!
… Тау гына җавап кайтарыр –
Алар мәңге уяу.
Яңгыр белән без дус, хәтта йөргәндә ялгызым
Шундук килеп җитә ул тамчыларын тамызып
Яңа көннең сулышы кала чыланган битемдә
Тузанга баткан мәхәббәтем дә яшәреп китә
Күпме яусаң да яңгыр, син барыбер кадерле
Чөнки синнән соң безгә кала Салават күпере
Калабызның күген төрле төсләргә буяп
Бүген синең көнең, әйдә, яңгыр, яу, яу.
Танысаң, дәшәрсең миңа:
– Яу, яңгырым, яу!
… Тау гына җавап кайтарыр –
Алар мәңге уяу.
Дәшмим дә, чакырмыйм да –
Сөйләр куе болыт –
Ява калса йөрәгеңә
Язгы яңгыр булып…
Күз яшьләреңнең тозы, яраларны чеметеп,
Тама, тама, тама, тәмам утны сүндереп.
Тынычлансын давыл, тынычлансын хисләр,
Яшь сибелгән туфракта, кем белә, нәрсә үсәр?
Кем белә күпме түзә ала икән мескен йөрәк?
Шытып чыккан бөре сыман, аңа да су кирәк.
Күкләр аяз, синең күзләрең сыман...
ә мин яңгыр көтәм, җәй уртасында.
Танысаң, дәшәрсең миңа:
– Яу, яңгырым, яу!
… Тау гына җавап кайтарыр –
Алар мәңге уяу.
Written by: Азат Гильмутдинов, Зөлфәт, Ильяс Гафаров

