收錄於

積分

演出藝人
Марат Шайбаков
演出者
詞曲
Гузелия Павлова
作曲
Эльвира Ахметова
詞曲創作

歌詞

Тормыш куып үтә гомеребез
Борчу-мәшәкатькә күмелгән
Нигьмәте дә, сынавы да безгә
Вакытлыча гына бирелгән
Дөнья малы калыр бу дөньяда
Алып китеп булмас тиен дә
Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып
Яшик әле, яшик, бу җирдә
Дөнья малы калыр бу дөньяда
Алып китеп булмас тиен дә
Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып
Яшик әле, яшик, бу җирдә
Иң зур байлык - саулык бу дөньяда
Алыштырып булмас бер нигә
Җан саулыгы гына кешеләргә
Яши-яши генә бирелә
Дөнья малы калыр бу дөньяда
Алып китеп булмас тиен дә
Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып
Яшик әле, яшик, бу җирдә
Дус-туганнар белән тормыш ямьле
Иң саф хисләр туа күңелдә
Рәнҗешләрсез, аралашып яшик
Җанга җитә җылы бер сүз дә
Дөнья малы калыр бу дөньяда
Алып китеп булмас тиен дә
Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып
Яшик әле, яшик, бу җирдә
Дөнья малы калыр бу дөньяда
Алып китеп булмас тиен дә
Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып
Яшик әле, яшик, бу җирдә
Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып
Яшик әле, яшик, бу җирдә
Яшик әле, яшик, бу җирдә
Written by: Гузелия Павлова, Эльвира Ахметова
instagramSharePathic_arrow_out