音樂影片

音樂影片

積分

演出藝人
Лилиана Газизова
Лилиана Газизова
演出者
詞曲
Наиль Нуруллин
詞曲創作
Муслима Гайнутдинова
詞曲創作

歌詞

Нигә түбән идең башкаеңны,
Ни кайгың бар, әйтче, Яран Гөл?
Күзләреңнәң ачы яшьләр тама,
Сыкрап торамыни яраң гел?
Ул синеке түгел. Өметләнмә,
Зәңгәр күзләр алдый. Ышанма!
Син яраткан кеше күптән инде,
Башка берәү белән пар алма.
Кыр казлары очып үткән чакта,
Җепкә тезелгәндәй сызылып.
Артларыннан калма, зинһар, карап,
Алар парлы, диеп кызыгып.
Ул синеке түгел. Өметләнмә,
Зәңгәр күзләр алдый. Ышанма!
Син яраткан кеше күптән инде,
Башка берәү белән пар алма.
Түбән идең горур башкаеңны,
Сагышыңны аңлыйм, Яран Гөл.
Дәва юк шул. Гомерең буе әрнер,
Сыкрап торыр шулай яраң гел.
Ул синеке түгел. Өметләнмә,
Зәңгәр күзләр алдый. Ышанма!
Син яраткан кеше күптән инде,
Башка берәү белән пар алма.
Written by: Муслима Гайнутдинова, Наиль Нуруллин
instagramSharePathic_arrow_out

Loading...