音樂影片

音樂影片

積分

演出藝人
Айрат Ганиев
Айрат Ганиев
聲樂
詞曲
Сара Садыкова
詞曲創作
Гульшат Зайнашева
詞曲創作

歌詞

Мин егерме яшем тулган көнне
Үлеп калдым сугыш кырында.
Мине хәзер таштан ясадылар,
Һәйкәл итеп бер зур урынга.
Газиз әнкәй елый дәшмисең дип.
Мин бит солдат таштан коелган.
Яшь йөрәгем чит ил туфрагында
Җир куйнына кереп уелган.
Мин сөйләшмим мин тик җырлыйм гына.
Көем минем йомшак җил генә.
Мин җырлармын мәңге мин көйләрмен
Имин булсын туган ил генә!
Имин булсын илем диеп үлдем
Мин егерме яшем тулганда.
Үлем үкендерми туган илем,
Ватандашлар исән булганда.
Бөек җиңү көнен күрә алмыйм,
Ут эчендә үлем алдым мин.
Рәхмәт, ватандашым, бүген миңа
Таштан коеп һәйкәл салдың син.
Written by: Гульшат Зайнашева, Сара Садыкова
instagramSharePathic_arrow_out

Loading...