Credits

PERFORMING ARTISTS
Хэят
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Сэхэветдинова Роза
Songwriter
Нуретдин Радик
Songwriter

Songtexte

Һәр көнне керәсең төшемә.
Елмаеп чыгасың тирмәңнән.
Чәчеңне җилләрдә, җилләрдә, җилләрдә
Таратып үтәсең тирәмнән.
 
Артыңнан үләннәр тибрәлә.
Җемелдәп чыклары коела.
Син мине еракка, еракка, еракка
Чакырдың да кебек тоела.
 
Мин, тиле, онытып доньямны,
Син киткән якларга юл алдым.
Зәңгәр күк офыклар, офыклар, офыклар
Артына кереп син югалдың.
 
Һәр көнне керәсең төшемә.
Еракка төбәлгән карашың.
Офыкта зур кояш, зур кояш, зур кояш.
Кагылма -янарсың, янарсың.
Written by: Нуретдин Радик, Сэхэветдинова Роза
instagramSharePathic_arrow_out

Loading...