가사
Безнең якка барасы юлларның,
Барысын да яхшы беләсең.
Уйламый да ,чык син ,олы юлга,
Әгәр килсә мине күрәсең.
Көтәсеңме диеп, син сорама,
Килеп хәлләремне белеп кит.
Мәхәббәтле карашларың белән,
Мине бик бәхетле кеше ит.
Сандугачлы иртәләрдә икәү,
Җитәкләшеп парлап йөрербез.
Шул чагында,бергә булырбыз дип,
Сөю вәгъдәләрен бирербез.
Written by: Гульфия Шакирова, Тагир Асадуллин