크레딧
실연 아티스트
Лилия Гиматдинова
실연자
작곡 및 작사
Ильмира Нагимова
작곡가
Лейсан Гайнутдинова
작사가 겸 작곡가
가사
Сөюнең сафлыгын, тугърылыкны
Ахыргача керсез саклыгыз
Бер-береңне тыңлап-аңлап һәрчак
Гомер юлларыннан атлагыз
Ике йөрәк, ике гомер юлы
Бу минутта бүген берләшә
Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып
Очыгыз сез һәрчак янәшә
Ике йөрәк, ике гомер юлы
Бу минутта бүген берләшә
Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып
Очыгыз сез һәрчак янәшә
Гаилә учагыгыз якты булсын
Сүрелмәсен бердә җылысы
Сабыйлы да булсын сезнең оя
Шушы бәхетләрнең зурысы
Ике йөрәк, ике гомер юлы
Бу минутта бүген берләшә
Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып
Очыгыз сез һәрчак янәшә
Ике йөрәк, ике гомер юлы
Бу минутта бүген берләшә
Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып
Очыгыз сез һәрчак янәшә
Менә алмаслык таулар юк ул бу җирдә
Сәламәтлек булсын иң элек
Яшәгез сез икәү һәр вакытта
Ап - ак бәхетләргә күмелеп
Ике йөрәк, ике гомер юлы
Бу минутта бүген берләшә
Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып
Очыгыз сез һәрчак янәшә
Ике йөрәк, ике гомер юлы
Бу минутта бүген берләшә
Пар былбылдай гөрләшеп-яратышып
Очыгыз сез һәрчак янәшә
Written by: Ильмира Нагимова, Лейсан Гайнутдинова